"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе

2018 елның 22 августы, чәршәмбе

Һәр елны безнең районыбызда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе уза. Җитәкчеләр, эшмәкәрләр авыр хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга ярдәм итәләр. Елдагыча җаваплылылыгы чикләнгән  “Агромастер производство компаниесы” генераль директоры Илгиз Исламов иң беренчләрдән булып хәйрия акциясенә старт бирде. Исемлектәге 90 баладан 10 баланы сайлап алып  алар өчен бәйрәм оештырды. Чәй өстәле артынды узган сөйләшүләрдән соң, оешма буенча экскурсия оештырылды Очрашу азагынды балаларга акчалата конверт тапшырылды. Илгиз Зәкиевич яңа уку елы белән котлап изге теләкләрен җиткерде.

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” Республикакүләм хәйрия акциясендә катнашкан барлык мәрхәмәтле затларга  рәхмәтләребезне җиткерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International