1-5 август көннәрендә Казан шәһәрендә VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы узды. Форумда халкыбызның телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, яшь буынның милләтебезнең үзенчәлеген саклауда тоткан роле каралды.
Әлеге чарада 30 чит илдән, 60 Россия төбәгеннән һәм Татарстан районнарыннан барлыгы 1000 делегат катнашты. Безнен районнан иҗтимагый оешмалар тарафыннан сайланган делегат - Минхаҗев Рүзәл Радик улы форум эшчәнлегендә уңышлы гына катнашып кайтты. Рүзәл “Авылым яшьләре һәм “Туган Ыгыма кайтам” исеме астындагы проектын яклап кайтты.Форум программасы эчендә эшлекле очрашулар (пленар утырыш, дискуссион мәйданчыклар, проект сессияләрен уздырылды), төрледән-төрле мәдәни-мәгълүмати һәм өйрәнү сәяхәтләре, шулай ук Казанның татар тарихы белән бәйле урыннарына бару, Арчада шәһәр көнендә һәм “Печән базары” фестивалендә катнашу кебек торле чаралардан торды.