Бүген, 13 август көнне яшьләр радиосы “Мизгел FM” үзенең эшен башлап җибәрде. Тапшыру барышында сезне спортта һәм яшьләр тормышындагы “кайнар” яналыклар белән Айсылу таныштырды. Шулай ук бездә кунакта Яшьлек спорткомплексының актив уенчысы Хуҗин Рафаэль булды, аның белән күптән түгел генә үткән “Дуслар истәлегенә” футбол турниры турында әңгәмә корылды. Киләчәктә дә актив булырга чакырабыз! Киләсе тапшыру иртәгә 16.30 көтелә.