Опека һәм попечительлек бүлеге эшчәнлеге

2018 елның 6 августы, дүшәмбе

Июль аенда аналык хокукыннан мәхрүм ителгән К.ның баласы Тукай районына туганнарына опекага тапшырылды.

Шулай ук июль аенда  бер әниебез тәрбиягә алган баласын уллыккка алды. Әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган К. туганына опекага тапшырылды.

Балаларыбызның җәйге каникуллары  дәвам итә. Алар рәхәтләнеп ял итәләр, киләсе уку елына көч җыялар. Күбесе төрле шәһәрләрдә экскурсияләрдә дә булырга өлгерде инде. Әти-әниләргә ярдәм итәргә дә өлгерә балаларыбыз: кышка кайнатмалар ясар өчен  әти-әниләр белән берлектә җиләккә йөриләр. Шулай ук бер-ничә балабыз җәйге чорда эшкә урнашты. Алар җирлегебезне ямьләндерүдә үз өлешләрен кертә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International