Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне.

2018 елның 9 июле, дүшәмбе

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Иске Карамалы авылы китапханәчесе Түреш авылында гомер итүче Хәлил Гыйләҗев һәм Әлфия Әюпова гайләсендә  булды. Алар 24 ел бергэ. 2009нчы елда Түбән Кама шәһәреннән күчеп кайтып Әлфия апаның туган нигезенә өй салып керәләр. Әле ерак 1967 елда шагыйрь Харрас Әюп гайләсе Түреш авылыннан күченеп, биш бала төрле шәһәрләргә таралалар. Бүген шуларның ике кыз туганы авылга кире кайтып гомер итәләр һәм кечкенә авылларының гомерен озайталар. Китапханәнең актив китап укучылары да алар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International