Елгабаш авыл клубында "Барысы да чәчәкләр үстерү турында" исемле чара булып узды. Биредә уңган бакчачылар чәчәкләр үстерү буенча үз серләре, өй шартларында үсемлекләр тербияләү буенча файдалы киңәшләре белән уртаклаштылар. Соңыннан авылның иң үрнәк чәчәк үстерү остасы Мулламөхәмәтова Рәвия бакчасында сәяхәт кылынды.