3 нче июль ЮХИДИ хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме. Шул уңайдан,"Мөслим туган як музее"нда Г.Тукай исемендәге мәктәп укучылары ДАИ хезмәткәре Бикмурзин Руслан Галимҗан улы белән очраштылар. Балаларга юлда узеңне тоту, урамда дөрес йөрү күнекмәләрен искәртеп китте.Ул аларга юлларда үз-үзеңне тоту тәртибе, хәрәкәт иткәндә юл билгеләре, светофорларның роле турында сөйләде, җәяүлеләрнең генә түгел, машина йөртүчеләрнең дә игътибарсызлыгы аркасында була торган төрле ситуацияләргә тукталды.