27.06.18 көнне “Кояшлы Ык “ ял паркында Мөслим муниципаль районы урта мәктәпләре һәм Сарман аграр көллияте Мөслим филиалы студентлары өчен Чыгарылыш кичәсе узды. 14 укучы кулларына урта гомуми белем бирү турында аерым үрнәктәге аттестат алды һәм“Укуда аеруча зур уңышларга ирешкән өчен” медале белән бүләкләнде. Пешекче – кондитер, эретеп ябыштыручы һөнәрен үз итеп, яратып үзләштергән 23 егет һәм кыз, авыл хужалыгы машиналарын йөртүче, тракторист-машинист һөнәрен үзләштергән 22 егеткә дипломнар тапшырылды. Чыгарылыш укучыларын Мөслим муниципаль районы башлыгы урынбасары А.М.Әхмәтҗанов, Татарстан Халыклары Ассамблеясының Мөслимдәге вәкиллеге җитәкчесе Р.Җ.Солтанов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Р.Т. Демидов, район Советы аппараты җитәкчесе Р.Г.Гарипов, мәдәният бүлеге мөдире И.Ф.Салихҗанов, класс җитәкчеләре, әти-әниләр котлады. Бәйрәмне алып барды Казан кунаклары - Айнур Сөләйманов һәм Динар Бәдретдинов.