Мөслим авылы "Карлыгач" балалар бакчасы

2018 елның 26 июне, сишәмбе

Мөслим авылы "Карлыгач" балалар бакчасы, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары  “Агач утырту кешегә ни өчен кирәк?” дигән сорауга җавап эзләделәр. Бакчаның экологик сукмагы буйлап экскурсия барышында, тәрбияче балаларга агачларның әһәмияте турында мәгълүмат бирде. Көн дәвамында алган белемнәренә балалар “Минем яраткан агачым” һәм “Урманда үз – үзеңне тоту кагыйдәләре” дигән рәсемнәр белән йомгак ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International