Татарстан баш приставы урынбасары итеп икенче класслы юстиция киңәшчесе Әнвәр Закиров билгеләнде. Бу хакта Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең матбугат чаралары белән хезмәттәшлек буенча баш белгеч-эксперты Лилия Хәлимова хәбәр итте.
Бүген Суд приставлары федераль хезмәте директоры приказы нигезендә Әнвәр Закиров Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары булып билгеләнде.