Татарстан Иҗтимагый палатасының яңа әгъзалары билгеләнде

2018 елның 22 июне, җомга

Бүген ТР Дәүләт Советының утыз тугызынчы утырышындадепутатлар Иҗтимагый палатаның ике яңа әгъзасын раслады. Алар – Яна Сирюкова һәм Ринат Йосыпов.

Парламентның Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһүдин Татарстан территориясендә гамәлдә булган иҗтимагый берләшмәләрдән өч кандидатура тәкъдим ителүен әйтте. Алар Иҗтимагый палатада бушаган ике урынга дәгъва кылган.

Тавыш бирү нәтиҗәсендә, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары итеп, А.Н Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты – КАИның физик культура һәм спорт кафедрасы мөдире Ринат Йосыпов һәм «Яшьләр институты» оешмасы генераль директоры Яна Сирюкова сайланды.

«Татарстан Республикасы Җәмәгать эшлеклеләре берлеге» иҗтимагый оешмасы президиумы рәисе Александр Даренков кертелмәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International