Район хуҗалыкларын заманча югары җитештерүчән азык әзерләү техникалары белән тээмин итү дәвам итә. 2017 елда "Туган як" агрофирмасы үзенең техникаларын яңартты. Быел "Август-Мөслим" хуҗалыгы тулысынча азык эзерләү техникаларын яңартты: 12 берәмлек югары җитештерүчәнле чит ил техникасы алды. Болар эчендә 1 уз йорешле һәм 6 тагылма чапкычлар ,3 берәмлек азык ташу әрҗэсе, 2 берәмлек пресс подборщиклар алдылар.