16 июнь көнне Үрәзмәт авылында Сабантуй бәйрәме булып узды. Бәйрәм программасы дәртле җыр-биюләр, чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып йөгерү, көянтә-чиләк белән су ташу, күз бәйләп әйбер кисү һәм башка уеннар, милли көрәш белән бергә үрелеп барды.