Опека һәм попечительлек бүлеге эшчәнлеге

2018 елның 20 июне, чәршәмбе

16-17нче июньдә районыбызда татар халкының милли бәйрәме Сабантуй үтте. Бу бәйрәмдә безнең балаларыбыз да рәхәтләнеп күңел ачты, ярышларда катнашып урыннар алды. Шулай ук балалар Сабантуй өчен бүләкләр җыюда катнаштылар һәм үзләренең чыгышларны белән бәйрәмне бизәделәр.

Кул көрәше буенча Яна Сэет  җирлегендә  үткән Сабантуйда үз яшьтәшләре арасында Атоева Камилла, Карамалыда Попов Максим 1 нче урыннарны яулады, Иске Карамалыда көрәш буенча Калимуллин Айнур үз яшьтәшләре арасында 4 нче урынны алды, Әмәкәй авылында ат чабышында Кузнецов Николай 3 урынны яулады, Мөслимдә үткән Сабантуйда Хакимов Айнур көрәш буенча 1 нче урынга лаек булды.

Балаларга киләчәктәдә яңадан  - яңа уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International