Ураза гаете мөбәрәк булсын!

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

15 июньдә барча мөэмин-мөселманнар Ураза гаетен бәйрәм итәчәк. Рамазан ае безгә ризыкның, суның кадерен белергә, гайбәтләрдән, начар гамәлләрдән, нәфестән тыелырга, мөмкин кадәр күбрәк игелек кылырга өйрәтте, сабырлык, миһербанлылык, шәфкатьлелек сыйфатларын тәрбияләде.

Изге рамазан аенда үзебезнең рухыбызны пакьләп, Раббыбызга якынайдык. Аның каршындагы изге бурычыбызны үтәп, рухи канәгатьлеккә ирешә алдык. Ураза гаете – иң мөбарәк бәйрәмнәребезнең берсе. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International