Санитар-экологик чистарту икеайлыгына йомгак ясалды

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

Бүгенге киңәшмәдә санитар-экологик чистарту икеайлыгын үкәрү буенча йомгак ясалды. Киңәшмәдә Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Хамматов Алмаз Зульфатович hәм Мөслим авыл җирлегенең Башкарма комитеты җитәкчесе Шаймухаметов Марат Данисович чыгыш ясадылар.

Районыбызны санитар чистарту чараларында барлыгы 8 меңнән артык кеше катнашты, 131 техника берәмлеге җәлеп ителде.

Предприятиялар, организациялар һәм учреждениелар көче белән 60 мең квадрат метр мәйданда төзекләндерү, чистарту-җыештыру эшләре башкарылды.  

Район территориясеннән 1 мең 300 куб метрдан артык төрле чүп-чар җыелып, полигоннарга чыгарылды.

 Алдагы ел белән чагыштырганда чыгарылган чүп-чар күләме 400 куб.м. кимегән, узган ел 1 мең 700 куб. метр чүп-чар җыелган иде.

Икеайлык кысаларында урамнарны һәм йорт яны территорияләрен чүп-чардан арындырудан тыш, газоннар кисү, аларны чәчәкләр белән бизәү, агач-куаклар утырту, урманнарны, урман посадкаларын, юл буйларын, сулыкларны һәм чишмәләрне, зират территорияләрен тәртипкә китерү, карт агачларны кисү, юллардагы чокыр-чакырларны ремонтлау эшләре дә башкарылды.

Агач утурту буенча да бик куләмле эш башкарылды. Районда 7 мең 201 төп агач һәм 843 төп куак утыртылды. Авыл җирлекләре арасында аерым билгеләп үтәсе килгән җирлекләр бар, болар: Мөслим авыл җирлеге – 2200 төп агач, Симәк авыл җирлеге – 1 мең 800 төп агач, Тойгелде авыл җирлеге – 1 мең 150 төп агач утырттылар. Калган жирлекләргә дә эле узләренең күрсәткечләрен арттырырга вакыт бар.

Мөслим урманчылыгы тарафыннан шулай ук урман үсемлекләрен утырту буенча чаралар комплексы эшләнде. Вәрәш Баш җирлегендә 30 мең төп нарат, Нарат Асты урманында 18 мең төп чыршы һәм район чигендә, Саклау Баш авылы янындагы урманда 60 мең төп чыршы утыртылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International