Мөслим муниципаль районында укучыларның җәйге каникуллары Балаларны яклау көне белән башланып китте. Күп кенә оешмалар бу көнне балалар өчен төрле чаралар оештырды.Гөлнара Мингазова, “Бердэм Россия” сәяси партиясенең Мөслим авылы 6 нчы номерлы беренчел бүлек җитөкчесе, мәктәп яны лагерьларында ял итүчелэр катнашында “Бердәмлектә – көч” дигән исем астында спорт чарасын уздырды.