«2017-2020 елларга Татарстан Республикасында яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм» федераль ведомство программасы буенча грантлар бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын сайлап алу конкурсына йомгаклар ясалды.
Грант алучылар терлекчелек юнәлешендә проектларын гамәлгә ашырачаклар, шулардан Калимуллина Г.З. мөгезле эре терлек симертү буенча - 50 баш, Чернышов А.Г., Ахметов Х.З. – кошчылык буенча - 12шәр мең баш бройлер үрчетү буенча.