Рөстәм Миңнеханов кышка әзерлек буенча һәр район-шәһәрдә семинарлар уздыру бурычын куйды

2018 елның 31 мае, пәнҗешәмбе

Ягу сезонына әзерлек алдыннан, җылылык белән тәэмин итүче оешмалар һәм муниципаль берәмлекләр катнашында киңәшмә, йә семинарлар уздыру кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Министрлар Кабинетында 2017-2018 елда ягу сезоны нәтиҗәләре һәм алдагы ягу чорына әзерлеккә багышланган киңәшмәдәшундый бурыч куйды.

Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров фикеренчә, ягу сезоны белән бәйле күп кенә мәсьәләләрне, җылылык белән тәэмин итүче оешмалар һәм муниципаль берәмлекләр катнашында белем бирү семинарларында хәл итеп булыр иде. “Алайса, муниципалитетлар хилафлыкларын бетерү буенча чаралар күрү урынына, инспекторлар килүен көтеп ята. Ә закон буенча, нәкъ менә муниципаль берәмлекләр җылылык белән тәэмин итүче оешмаларның әзерлегенә бәя бирергә тиеш, ә алар безне көтә”, - дип белдерде ул. Борис Петров мондый семинарларны июнь-август айларында җылылык белән тәэмин итүче оешмалар һәм муниципаль берәмлек вәкилләре катнашында уздырырга тәкъдим итте.

Рөстәм Миңнеханов кышка әзерлекнең четерекле, нечкә эш булуын билгеләп узды. “Аны бер көндә генә башкарып булмый, даими системалы эш кирәк. Әйтергә кирәк, аерым бер сораулар булды, әмма, тулаем алганда, система эшләде. Сезнең вәкилләр катнашында, кышка әзерлек буенча һәр муниципалитетта я киңәшмә, я сессия үткәрергә кирәк”, - дип Президент Борис Петровның тәкъдимен хуплады. Аның әйтүенчә, хисап тоту гына түгел, барлык белгечләрнең булган проблемаларны күрсәтүе мөһим.

“Бу эш файдалы булачак. Без конкрет әйберләр турында сөйләшкәндә, эш күпкә системалы булачак. Семинар уздыру белән тулысынча килешәм”, - дип ул бу мәсьәләне төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллинга контрольгә алырга кушты.

“Бүгенге карарга язып куярга, сессияләр ничек узганын гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышларында тыңларга кирәк. Кышка әзерлек беренче урында тора торган мәсьәлә”, - диде Президент.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International