Авыл хужалыгы яналыклары

2018 елның 31 мае, пәнҗешәмбе

2018 елның 31 маенда   районда  азык  әзерләү  техникасының һәм азыксаклагычларның 2018 елгы  сезонга  әзерлеге  буенча  конкурс  узды. Район  авыл хуҗалыгы оешмаларының  әзерлеген  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының  вәкиле Ахметов Ф.Г.  җитәкчелегендәге   комиссия бәяләде.  Экспертлар  үзьйөрешле  чапкычларның, азык җыю   комбайннарының һәм башка тагылма  азык  җыю  техникасының  төзеклеген, хезмәтне саклау  кагыйдәләренең үтәлешен,   үсемчелек  буенча  чаралар  башкаруны  тикшерделәр.

Конкурс йомгаклары  буенча  беренче  урынны    «Туган як» агрофирмасы,   икенче  урынны   Исламов И.З. фермер хуҗалыгы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International