Рөстәм Миңнеханов Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгын икегә аеруны хуплады

2018 елның 31 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгын ике ведомствога аеру идеясен хуплады. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында Казан Кремле рәсми вәкиле Лилия Галимова сөйләде.

“Татарстан Хөкүмәте структурасында үзгәрешләргә килгәндә, андый карар чынлап та республика Президенты тарафыннан кабул ителде. Андый процесс барганлыгын раслыйм”, - дип хәбәр итте ул.

Галимова Татарстан Республикасы Дәүләт Советының якын арада булачак сессиясенә Хөкүмәттән министрлыкны ике ведомствога аеру турында тәкъдим кертеләчәген әйтте. Әгәр депутатларның күпчелеге хупласа, башкарма комитетта яңа орган формалаштыру процессы башланачак. Министрлык җитәкчелеге постына кандидатуралар буенча фикер алышу бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International