Югары Табын авылы китапханәсендә рәссам, атказанган сәнгать эшлеклесе Эрот Зариповның иҗатына багышланган "Заман көзгесе" дип исемләнгән сәнгать сәгате үтте. Балалар рәссамның иҗаты һәм "пейзаж", "портрет" төшенчәләре белән таныштылар. Аннан ирекле темага рәсем ясадылар.