24 май көнне Күбәк урта мәктәбе чыгарылыш сыйныфы укучылары өчен “Соңгы кыңгырау” бәйрәме булып узды. Традиция буенча Иске Карамалы авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре оештыру өлеше буенча бөтен мәшәкатьләр йөген үз җилкәләренә алдылар. һәр елдагыча Иске Карамалы авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре оештыру эшләрен үз өсләренә алдылар. Уку елы йомгаклары буенча тәбрикләүләр, чыгарылыш укучыларына изге теләкләр, 9 һәм 11 сыйныфларның мәктәп белән саубуллашу мизгелләре, укытучыларга рәхмәт сүзләре күңелләргә үтеп кереп, бәйрәмнең матур истәлеге булып озак сакланыр.