"Күбәләк" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә чыгарылыш кичәсе үтте.Балаларның бәйрәмдә театральләштерелгән тамаша геройлары һәркемнең күңеленә хуш килде. Сөенечле, моңсу мизгелләр күп булды бәйрәмдә.Балалар төсле шарларны зәңгәр күккә очырдылар. Бүген балаларыбыз балачак иле белән саубуллашты. Ак юллар сезгә, балалар! Сезне тылсымлы белем дөньясы көтә!