Балалар катнашында килеп чыгарга мөмкин транспорт һәлакәтләрен профилактикалау, балалар имгәнүен киметү һәм юлларда балаларны махсус креслосыз алып барган машина йөртүчеләрне ачыклау максатында “Ләйсән” балалар бакчасында “Бала – төп пассажир” исеме астында акция узды. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары юл йөрү кагыйдәләрен үтәү буенча шигырьләр,җырлар җырладылар. Акция ахырында балалар кунакларга,әти-әниләргә листовкалар тараттылар.