"Разноцветные ноты мира" халыкара конкурсы җиңүчеләре

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

Күптән түгел вокал сәнгате бүлеге укучылары Ростов-на-Дону шәһәрендә узган “Разноцветные ноты мира” халыкара конкурсында катнашты. Видеоязмалар буенча оештырылган бәйгедә безнең укучылар җиңүгә иреште. “Принцесски” вокал квартеты (Сабина Идиятуллина, Диана Сөләйманова, Камилә Ишинбаева, Миләүшә Шәймөхәммәтова) 1нче дәрәҗә дипломант исеменә лаек булды. Җитәкчеләре – Гөлназ Йосыпова. “Мөслим нуры” вокаль ансамбле исә 2нче дәрәҗә лауреат исемен алды. Ансамбль составында җырлаучы укучылар исемнәрен атыйбыз: Зөфәр Фатыйхов, Диләрә Хәйруллина, Кадрия Сәлимова, Әминә Салихова, Илвир Габдрахманов, Камилә Ишинбаева, Азалия Газетдинова, Аделя Газетдинова, Адилә Мәгалимова, Ислам Кәшбиев, Алина Ханова, Нияз Нургалиев, Азат Латипов, Булат Латипов, Лиана Хәбибуллина, Ринат Низамов, Элиза Гиздатова. Укытучылар Гөлназ Йосыпова һәм Айгөл Шәйгәрданова конкурсның оештыру комитеты тарафыннан Рәхмәт хатына һәм педагогик осталык өчен дипломга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International