Бүген Симәк, Елгабаш, Торыш башлангыч мәктәбе укучылары “Мөслим туган як музее”нда кунакта булдылар. Укучылар өчен мавыктыргыч экскурсия үткәрелде, музей предметы, экспонат,экспозиция кебек төшенчәләр белән таныштылар. Шулай ук, борынгы бабаларыбызның яшәеше, аларның көнкүрешен тасвирлаган экспозицияләр балалар өчен аеруча кызык булды.