18 май көнне Казан шәһәрендә Бөек Ватан сугышының 73 еллыгына багышланган, «Өченче буын» пенсионерларының VIII республика Спартакиадасы узды. Мөслим районыннан киләсе спортчылар катнашты: Вәгыйзова Галия (Мәллә Тамак авыл җирлеге), Шәйхразиев Таһир (Мөслим авыл җирлеге), Сәхбиев Равил (Мәллә Тамак авыл җирлеге), Сәгыйтов Имаметдин (Мөслим авыл җирлеге), Нуриева Луиза (Вәрәшбаш авыл җирлеге), Илалов Мансур (Мөслим авыл җирлеге), Бакыева Рәмзия (Мәллә Тамак авыл җирлеге), Хәертдинова Люция (Мөслим авыл җирлеге), Владимир Ярков (Мөслим авыл җирлеге). Делегация җитәкчесе Закирова Гөлшат (Мөслим авыл җирлеге). Катнашканнары өчен зур рәхмәтләребезне белдерәбез!!!