Баек авылы китапханәсендә, шагыйрь Мөхәммәт Садриның тууына 105 ел тулу уңаеннан, укучылар белән әңгәмә һәм китапларына күзәтү үтте. "Ак торналар җирендә" дип исемләнгән китап күргәмәсе оештырылды. Китапханәче укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.