Узган атнада Мөслим сәнгать мәктәбендә чыгарылыш имтиханнары узды. Теоретик фәннәрдән, үз белгечлекләреннән чыгарылыш сыйныф укучылары имтихан тотты. Иң элек, балалар сольфеджио, музыкаль әдәбият фәннәреннән йомгаклау эшен тапшырды. Соңыннан, һщркем үз белгечлеге буенча әзерләгән имтихан программасын тапшырды. Уен коралларында уйнаучы чыгарылышлар 3-4 әсәр башкарды, вокал сәнгате бүлеге укучылары төрле жанрдагы ике композиция җырлады. Рәсем сәнгате бүлегендә шөгыльләнүче балалар исә үзләре иҗат иткән эшләр буенча диплом яклады. Мәктәп директоры Айгөл Фәттахова укучыларның имтиханнарга әзерлегеннән канәгать калды. Имтихан нәтиҗәләре буенча укучыларга аттестат тапшырылачак.