Алдан хәбәр иткәнебезчә, узган атнада Мөслим мәдәният йорты каршында эшләп килүче халык театры район тамашачысы игътибарына яңа спектакль тәкъдим итте. Фәтхи Бурнашның “Яшь йөрәкләр” музыкаль комедиясендә Мөслим сәнгать мәктәбе укытучылары да катнашты. Гүзә Галиева, Ләйсән Замалова, Филүзә Шәрипова, Язилә Ильясова спектакльдә катнашып, мөслимлеләр тарафыннан зур алкошларга күмелде.