Кем син – сатучы?

2018 елның 21 мае, дүшәмбе

Конкрет хезмәткәр  генә түгел, ә фирма яки предприятие  дә  сатучы була ала. Алар тиешле әҗер өчен товар сата яки хезмәт күрсәтә.   Бу процесс, кагыйдә буларак, килешу дип атала. Килешунен икенче катнашучысы булып сатып алучы (клиент, кулланучы) тора.

Сатучыларнын  һәм кулланучыларнын  хокуклары  «Кулланучылар хокукларын яклау турындагы» Россия Федерациясе  Законында җентекләп тасфирланган, аны ике як та  белергә һәм сакларга тиеш. Шунысын да әйтергә кирәк, сатучы тэкъдим ителгэн товарнын узлеклэре  һәм сыйфаты турында кулланучыларга дорес мэгълумат бирергэ тиеш,  ә сатып алучы, үз чиратында, товарны файдаланганда тиешле дәрәҗәдә кулланырга, барлык аны куллану кагыйдәләре һәм инструкциялэре буенча эш итэргэ тиеш. Бу һәм башка күп очракларны ШЭ Сэлимова Н.Р.нын «У Роберта» һәм ШЭ Каюмов С.Р. нын «Алмаз» кибетлэре сатучылары белән очрашуда Т үбән Кама территориаль органынын  Мөслим муниципаль районындагы  белгече Гизетдинов Н.Н. анализлады.

Үзара хөрмәт, дөрес мәгълүмат, тиешле  гамәлләр сатучы һәм кулланучы араларында каршылыклы хэллэрне  булдырмаска ярдәм итә, алар бер-берсенен хокукларын бозмыйлар  һәм  һәрберсе үзенен теләгәнен  ала.

Хэзерге вакытта, товарны бик зур сайлап алу шартларында, аны унышлы сату очен прилавка артында тик  тору гына  җитәрлек түгел. Монын очен психолог,  яхшы актер һәм куп белуче булырга, энтузиазм белән эшләргә, товарны  җентекләп белергә һәм кулланучылар ихтыяҗларын ын исәпкә  алырга кирэк.

ТР дәүләт алкоголь инспекциясенен  Түбән Кама территориаль органы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International