Музей төне

2018 елның 18 мае, җомга

 17 май көнне Халыкара музейлар көне уңаеннан, “Мөслим туган як музее”нда “Музей төне” дип аталган чара үткәрелде. Бу кичә Мөслим лицееның 1 “А” сыйныфы укучылары һәм әти-әниләре белән берлектә үтте. Балалар борынгы кешеләрнең яшәү рәвеше һәм көнкүреше белән таныштылар. Этнография залында безнең әби-бабаларыбыз яшәгән чор белән очраштылар. Кичә ахырында укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International