16 нчы май конне Үрәзмәт башлангыч мәктәбе һәм балар бакчасы белән берлектә 21 нче гасыр кулибинчылары дигән исем астында регионара семинар үтте. Бу семинарда Казаннан Россия һәм Евразия патентлык тикшерү академигы Сөнәгәтов Нәҗип Мингали улы һәм лицензия патентлык бүлеге җитәкчесе Поварова Асия Әнил кызы катнаштылар. Шулай ук Азнакай, Тукай,Әлки,Минзәлә,Бакалы районнарыннан да вәкилләр килде.Алар уз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, чыгыш ясадылар, балалар көче белән әзерләнгән концерт карадылар.