П.Днепров исемендәге Рус Шуган төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Фархутдинов Ф.К. 15 май конне ТР мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган һәм Казан шәһәренең Россия Герое Марат Әхмәтшин исемендәге 113 нче мәктәбендә узган “Данлы тарих битләре. Геройлар мәктәбе” Беренче Республика проеклар конкурсында катнашты. Конкурста Герой исемен йөрткән мәктәп укучылары һәм укытучылары катнаша алган. Фирдәвес Кәшбетдин улы 2011 елдан тормышка ашырылып килүче “Герой исеменә лаеклы булырбыз!” патриотик тәрбия проектын яклады һәм 3 дәрәҗә диплом белән бүләккә лаек булды.