Сәнгать мәктәбе укытучылары - россиякүләм конкурс җиңүчеләре

2018 елның 16 мае, чәршәмбе

Узган атнада Әлмәт шәһәрендә Рәис Нәгыймов исемендәге россиякүләм методик эшләр конкурсының йомгаклау туры булып узды. “Урсал тауда” дип исемләнгән әлеге бәйгедә республиканың төрле шәһәр-районнарыннан өстәмә белем бирү учрежденреләре укытучылары катнашты. Төрле номинациядәге 25 методик эш арасында Мөслим сәнгать мәктәбе укытучылары Азия Заһидуллина, Гөлназ Йосыпова, Алеся Латыйпованың да материаллары бар иде. Нәтиҗәдә, укытучыларыбызның иҗат эшләре өчесе дә 1 дәрәҗә лауреат исемен яулады. Азия Заһидулинна, Гөлназ Йосыпова, Алеся Латыйпова 1 дәрәҗә диплом, конкурс медале, Рәис Нәгыймов әсәрләре тупланган китап җыентыгы, махсус эмблемалы ручка отты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International