Бүген “Мөслим туган як музее”нда Сарман районының татар теле һәм әдәбияты укытучылары кунакта булды. Күрше район кунаклары өчен музей хезмәткәрләре тарафыннан эчтәлекле экскурсия үткәрелде. Музейның бай һәм эчтәлекле заллары кунакларны таң калдырды.