“Картлар сүзен кар басмас” чарасы кысаларында “Мөслим туган як музее” хезмәткәрләре әледән-әле Мөслим җирлегендә туып-үскән өлкән яшьтәге якташларыбыз белән очрашып торалар. Шул уңайдан, музей хезмәткәрләре сугыш чоры балаларында кунакта булдылар. Өлкәннәр үз гаилә архивларында сакланучы хатлар, төрле тарихи кыйммәткә ия булган материаллар белән таныштырдылар.