Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2018 елның 11 мае, җомга

Мөслим балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылыры Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортының иң көтеп алsyган кунаклары. Без биредә тәрбиядәнүче өлкәннәр белән еш очрашабыз. Бөек Җиңү көне алдыннан укучылар һәм укытучылар интернатта яшәүчеләрне бәйрәм белән котларга теләк белдереп, алдан әзерлек эшләрен күрделәр. Рәсем сәнгате бүлеге укучылары матур бәйрәм открыткалары ясадылар, халык уен кораллары бүлеге укучылары бәйрәм концерты әзерләделәр. Тамашачылар һәр музыкантның чыгышын алкошларга күмделәр. Балалар баянда, балалайкада, домрада бик матур һәм оста итеп уйнап күрсәттеләр. Ахырдан, истәлекле фотога төштеләр һәм әби-бабайларга күчтәнәчләр биреп калдырдылар. Интерната яшәүчеләр сәнгать мәктәбе коллективына һәм укучыларга бик зур рәхмәтләрен белдерделәр, укуларында ,тормышларында уңышлар теләп калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International