Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2018 елның 8 мае, сишәмбе

Бу көннәрдә Мөслим районы территориясенә кергән кечкенә авылларда 9 май – Бөек Җиңү көненә багышланган митинглар бара. Район җитәкчелеге, депутатлар Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугыш чоры балалары, өлкән яшьтәге авыл халкы белән очраша, бәйрәм бүләкләре өләшә. Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары да өлкәннәрне хөрмәтләү, безгә бүгенге аяз күкне бүләк иткән геройларга рәхмәт сүзләрен җиткерүгә үз өлешен кертә. Тынлы уен кораллары бүлегендә белем алучы егет-кызлар оркестр составында әлеге митингларда чыгыш ясый. Әйтергә кирәк, тынлы уен кораллары оркестрының һәр чыгышын авыл халкы зур алкошларга күмә. Укытучылары Рунар Шәяхмәтов җитәкчелегендә безнең укучылар Түреш, Бәкәбез, Әлмәт, Ташъелга авылларында узган бәйрәм алды митингларының зур бизәге булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International