Мөслим сәнгать мәктәбендә әледән әле кызыклы очрашулар уза. 5 май көнне укучылар татар эстрадасында танылып килүче яшь артист, Мөслим егете, кайчандыр Мөслим сәнгать мәктәбен тәмамлаган Нәргиз Камалов белән очрашты. Бүген Нәргиз Казан шәһәрендә яшәп иҗат итә. Ул популяр артистлар белән бер сәхнәдә чыгыш ясап, аларның концертларын алып бара. Ул алып барган бәйрәм-туйлар халык тарафыннан яратып кабул итеплә. Нәргизнең үзе башкаруында дистәләген популяр җыры да бар. Сәнгать мәктәбендә узган очрашуда ул, иң элек, беренче укытучылары, мәктәп еллары турында сөйләде. Сәнгать мәктәбендә Нәргиз Гөлназ Йосыпова (җыр сәнгате) һәм Илфат Сәхбетдитинов (театр сәнгате) сыйныфларында белем алды. Һәм аның сүзләренчә, әлеге укытучылар биргән белемнәр аңа республика башкаласында югары белем алырга, үзен булачак артист буларак танытырга зур ярдәм иткән. Очрашу халык уен кораллары бүлеге укытучысы Азия Заһидуллина алып барган әңгәмә формасында узды. Нәргиз Камалов башкаруында моңлы-дәртле көйләр, артист тормышыннан кызыклы хәлләр, укучылар колагына файдалы киңәшләр белән үрелеп барган очрашу истәлеккә фотога төшү, автограф алышу белән тәмамланды.