Бөек Җиңүнең 73 еллыгын билгеләргә санаулы көннәр генә калды. Шул ук вакытта бәйрәм чаралары башланды дисәк тә ярый. Шундый чараларның берсе булып, бүген “Мөслим туган як музее” каршында Г.Тукай мәктәбе укучылары катнашында флеш-моб оештырылды. Укучылар төрле хәрәкәтләр ясадылар һәм “ Бабаема Җиңү өчен рәхмәт ” дип һавага шарлар җибәрделәр.