Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2018 елның 4 мае, җомга

Билгеле булганча, узган атнада Мөслим сәнгать мәктәбенең иҗади-отчет концерты булып узды. Ел саен оештырылучы әлеге йомгаклау чарасы быел да бик күп мөслимлеләр күңеленә хуш килде. Укучыларның һәм укытучыларның иҗатын, ел дәвамында яулаган уңышларын, үзләштергән белемнәрен үз эченә алган концерт программасын карарга хәтта күрше-тирә районнардан сәнгать сөюче хезмәттәшләребез килгән иде. Ике сәгатькә якын дәвам иткән концерт “Сәләтлеләр йолдызлыгына сәяхәт” дигән исем астында узды. Концертта хор, халык һәм тынлы уен кораллары, катнаш ансамбльләр чыгышы күп булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International