Баланлы авыл мәдәният йортында авыл кызы "Кайту" китабы авторы Тәслимә Корбанова белән очрашу булды. Килгән кунаклар шагыйрәнең тормыш юлы, балачагы, гаилә тормышы белән танышып, шигырьләрен тынлап, үзләре дә шигырьләр укып , җырлар җырлап күңелле итеп ял иттеләр.