26 нчы апрель көнне Г.Тукайның тууына132 ел тулу уңаеннан, ирекле микрофон рәвешендә Шигырь бәйрәме үтте. Әлеге чарада, балалар белән беррәттән, районыбызның бер төркем әдипләре һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Килгән кунакларны Г.Тукай әсәрләре геройлары каршы алды. Бәйрәм вакытында Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең “Мөстәкыйль балалар” төркеме оештырган “Туган телебезне беләбезме?” исемле акция эшләде, теләге булган һәр кеше үзенең яраткан шигырен микрофонга сөйләү мөмкинлеге алды.