Бүген Рус Шуган төп гомуми белем бирү мәктәбендә Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган дәрес булды. Укучыларга кунакка чакырылган тыл ветераны – Костин Алексей Петр улы, сугыш чоры балалары – Гузиков Иван Петр улы һәм Жуков Александр Иван улы килде. Алар үзләренең сугыш чорындагы хезмәтләре турында сөйләделәр, сугыштан соңгы авыр тормышлары турында истәлекләре белән уртаклаштылар. Очрашуга килгән кунаклар лаеклы ялга чыкканчы озак еллар колхозда, аның төрле өлкәләрендә, хезмәт куйганнар. Иван Петр улы механик булып, Александр Иван улы зоотехник булып, Алексей Петр улы авыл советы председателе булып эшләгән. Алар бугенге көн вакыйгалары турында да сөйләделәр. Очрашу ахырында алар укучыларның сорауларына җавап бирделәр, чәй остәле артында сөйләшеп утырдылар һәм үзләренең истәлекләрен язмача рәвештә мәктәп музеена бирергә сүз биделәр.