Казан шәһәренең М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында Бөтенрәсәйкүләм туган телләр форумы узды. Форум кысаларында татар теле һәм әдәбиятыннан VI Халыкара олимпиадада җиңүчеләргә, татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында узган “Илһам” яшь язучылар бәйгесенә йомгак ясалды.
Мөслим гимназиясенең 11 нче сыйныф укучысы Эльвина Шамукаева (укытучысы Э.Тимергалиева) Халыкара олимпиадада 3 нче урын яулады, Баек төп, Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6, 10 нчы сыйныф укучылары Динара Шәйхиева 2 нче, Алисә Вәҗетдинова 3 нче урыннарга лаек булдылар (укытучылары Г.Садриева, Т.Зиннәтуллина).