“Ләйсән” балалар бакчасының уртанчылар төркеме балалары тирә-юньне тырышып өйрәнәләр. Алар дөньяны танып, иснәп, ватып карап өйрәнәселәре килә. Бу өйрәнү бертуктаусыз: уйнаганда да, экскурсияда да, сөйләшкәндә дә, хезмәттә дә. Бу вакытта эксперименттан да шәп нәрсә юк, әлбәттә.