"2014 - 2020 елларга Татарстан Республикасында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру" дәүләт программасын гамәлгә ашыруда актив катнашып, 2017 елның нәтиҗәләре буенча энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыруда ирешкән яхшы күрсәткечләр өчен Мөслим муниципаль районы җиңүче дипломына һәм истәлекле бүләккә ия булды. Узган 2016 ел нәтиҗәләре буенча Мөслим муниципаль районы шулай ук җинүче булып билгеләнгэн иде. Шуны әйтеп үтәргэ кирэк, 2015 ел нәтиҗәләре буенча Мөслим муниципаль районы Республика буенча 13 урында иде.
Энергияне сак тоту республика программасын гамәлгә ашыру йомгаклары ясалганда беренче чиратта «Энергоэффэктивность» дәүләт мәгълүмат системасындагы эш, ягъни район учрежденияләренең вакытында энергетика декларацияләрен тутыруы исәпкә алына.
Планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешү һәм энергияне сарыф итүне киметү буенча уңай динамика нәтиҗә ясаганда шулай ук төп критерияләр булып санала. Шулай итеп, энергетик ресурсларны куллану күләме һәм объектларга башкарылган капиталь ремонт эшләре буенча мәгълүматлар отчетта чагылыш таба. Белешмә өчен:
|
Чара исеме |
Үтәү күләме |
|
|
Үлчәнеш |
Курсәткеч |
|
|
Урам утларын рәткә китерү |
данә |
435 |
|
Ишекләрне алыштыру, ишек кырларын җылыту |
данә |
42 |
|
Тәрәзәләрне алыштыру |
данә |
657 |
|
Электр счетчикларын урнаштыру һәм алыштыру |
данә |
8 |
|
Котелларны алыштыру |
данә |
1 |
|
Җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен реконструкцияләү |
км |
0,614 |
Урамнарны яктырту буенча энергия саклау һәм чыгымнарны киметү максатларында 2017нче елда үзара салым акчалары исәбеннән, авыл җирлекләрендә 267 светодиодлы яктырткычлар урнаштырылган иде, быелгы планда тулысынча светодиодлы яктырткычларга күчеп бетү максат итеп куелган.
“Татарстан Республикасы торак пунктларында урам утларын торгызу” республика программасы буенча Мөслим авылы урамнарында 168 светодиод яктырткыч куелган.
Бүгенге көндә Мөслим районында урамнарны, тротуарларны, скверларны һәм паркларны яктыртуны 2670 светодиод һәм 85 ДНаТ лампа тәэмин итә, шуларны 1478 светодиод һәм 48 ДНаТ лампа Мөслим авылын яктырта. Электр энергиясен исәпкә алу җиһазлары белән җиһазландыру 100 процентка үтәлгән.
Энергия нәтиҗәлелеге - ул, иң элек, барлык өлкәдә дә энергия ресурслары белән грамотлы куллану. Барлык өлкә эшчәнлеге өчен дә энергия нәтиҗәлелеге мөһим булырга тиешь. Шулай булганда гына без лидерлар рәтендә булачакбыз!