Башлангыч сыйныф укытучылары Хабибуллина Г.Г. һәм Динмухаметова Г.Р. тыл ветераны Тәзкирә апа белән очрашу оештырды. Ул балаларга үзенең балачагы, шул чордагы хезмәт, тормыш-көнкүреш турында сөйләде. Кызыклы, мавыктыргыч итеп сөйләгәнлектән, укучылар аны сорауларга күмде. Укытучылар да, балалар да аның хәтеренең яхшы булуына, ныклы сәламәтлегенә сокланды. Ул үзе: “Матур эш-гамәлләр кылып, начар гадәтләргә өйрәнмичә, эшләп яшәсәгез, намуслы булсагыз- сез дә картлыкта рәхәт яшәрсез”,- диде. Тәзкирә апа сөйләгәннәрне видеога яздырдык, бергәләп фотога төштек. Бу материаллар мәктәп музеен баетачак.